Татарстан артистлары Барда районында концерт куйды

Пермь краеның Барда районында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе кысасында концерт узды. Аның мактаулы кунаклары Пермь крае губернаторының беренче урынбасары Леонид Политов, Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев булды.

- Насыйп иткәч, Барда районына да килеп җиттек. Милләттәшләребезне күрүгә бик шатбыз. Татар халкы бер очрашу - үзе бер гомер, ди. Без Татарстанда, төбәкләрдә очрашканда чараларыбызны гел «Туган тел» белән бетерәбез. Әйдәгез бүген дә үзебезнең гимн белән ачып җибәрик әле, - диде дә Васил Шәйхразыев, күркәм гадәте буенча сәхнәдән халыкны җырлатты.

Милли шура рәисе авыл Сабан туена да, районның 100 еллыгына да бик нык әзерлек алып барылганын әйтте.

- Аңлавы, ярдәм итүе өчен Пермь крае губернаторы Дмитрий Николаевичка бик зур рәхмәт. Автономияләребездәге җитәкчеләрнең абруе зур булганга, бер берсе белән дус булып эш иткәндә алга барабыз, - диде ул.

Иртәгә Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре