Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасына шулай дип белдерде.
«Төп өстенлекле юнәлеш – азык-төлекнең җитәрлек булуын тәэмин итү. Быел 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Ашлык суктыру буенча республикада Буа, Тәтеш, Арча районнарына тиңнәр булмады», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, агросәнәгать комплексына «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре зур ярдәм күрсәтеп килә. Алар соңгы 5 ел эчендә авыл хезмәтчәннәренә ташламалы бәядән 600 тонна дизель ягулыгы биргән.
Татарстан Рәисе искәртеп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Идел буе федераль округында – беренче һәм Россиядә – бишенче урында тора.
«Без күп еллар буе илдә сөт җитештерү буенча лидерлар сафында барабыз. Бәрәңгене тулаем җыю буенча – икенче, шикәр чөгендерен җитештерү буенча – алтынчы урында. Татарстан – иң күп мөгезле ия терлеккә ия булган төбәкләрнең берсе», – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда биотехнопарк булдыру дәвам итә. Ул илдә генетик тикшеренүләр буенча махсуслаштырылган иң зур үзәкләрнең берсенә әйләнәчәк.
«Геном селекциясе ысулларын куллану ярдәмендә 2030 елга сыерларның сөт бирүчәнлеген 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора. Катлаулы, әмма гамәлгә ашырылырдай бурыч», – дип йомгак ясады ул сүзенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез