Газетага язылу

Татарстан башкаласы янәдән килешү мәйданына әверелде

Казанда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән дуслыкны ныгыту һәм хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләштеләр. Татарстан башкаласында узган Россия–АСЕАН саммиты моңа кадәр башкарылган эшкә йомгак ясап, киләчәктә яңа юнәлешләрдә файдалы элемтәләр кору мәйданы булды. Җыенда мөһим документлар кабул итүдән тыш, кунакларны Татарстан белән таныштырдылар. Владимир Путин исә аларны Сабан туена да чакырды.

Татарстан башкаласы янәдән килешү мәйданына әверелде

Сыналган оешма

Саммитның 35 еллыгына багышланган пленар утырыш «Казан Экспо»да узды. Мәртәбәле чараны саммитның рәистәшләре – Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Республикасы Президенты Фердинанд Маркос башлап җибәрде.

Катнашучыларны сәламләп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә гомумән дөньяда абруй казанды, вакыт сынавын үтте.

Владимир Путин хезмәттәшлек нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бүген мөнәсәбәтләрнең җитди килешү-хокукый базасы һәм уртак механизмнарның тармакланган челтәре оешкан. Яңа диалог мәйданчыклары эшли башлады. Сәүдә һәм инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән һәм технологияләр, туризм, тулаем гуманитар багланышлар кебек өлкәләрдә гамәли хезмәттәшлек киңәйгән. «Нәтиҗәле эшкә, традицион конструктив һәм кызыклы фикер алышуга өметләнәм», – диде Владимир Путин.

Фердинанд Маркос кабул итә торган якка кунакчыллыклары һәм юбилей саммиты чараларын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Филиппин Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласын очрашу урыны итеп сайлау символик мәгънәгә ия, чөнки гасырлар дәвамында Казанда төрле мәдәният һәм цивилизация вәкилләре тыгыз хезмәттәшлек иткән.

Нәтиҗәле мәйдан

Владимир Путин юбилей саммиты йомгаклары буенча узган матбугат конференциясендә кайбер нәтиҗәләр турында әйтте. Президент фикеренчә, Казанда Россия–АСЕАН саммиты дустанә һәм эшлекле мохиттә уза, ул хезмәттәшлекне үстерүдә якларның үзара кызыксынуын раслый. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, саммит эшендә ассоциациядә катнаша торган барлык 11 илнең башлыклары, Хөкүмәт җитәкчеләре һәм югары дәрәҗәдәге вәкилләре катнашкан.

– Без чыннан да яхшы һәм нәтиҗәле эшли алдык, – диде Россия Президенты.

Владимир Путин әйтүенчә, катнашучыларның киң вәкиллеге Россиянең һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең күпьеллык дуслык традицияләренә һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсенә нигезләнгән үзара файдалы партнерлыкны алга таба үстерергә омтылуын раслый. Саммит кырларындагы сөйләшүләр барышында икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтүгә бәйле шактый тәкъдимнәр яңгыраган. Яклар сәүдә һәм инвестицияләрне, шулай ук милли валютадан файдалануны арттыруны хуплый. Россия АСЕАН илләренә, ашламалар һәм даруларны да исәпкә алып, продукция озатуны арттырырга әзер. Саммитта киберкуркынычсызлык, мәгълүмати-коммуникация технологияләрен үстерү, шулай ук мәдәният, фән, спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә дә аерым игътибар биргәннәр.

Саммит нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе кабул ителде. Анда киләчәктә Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләре билгеләнгән. Моннан тыш, тагын өч документ кабул ителде: 2026–2030 елларга Россия белән АСЕАН арасында стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы, мәдәният һәм энергетика өлкәләрендә хезмәттәшлек турында уртак белдерүләр.

Владимир Путин саммитта катнашучыларны Россия халыклары традицияләре белән танышырга һәм бу көннәрдә Татарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә уза торган Сабан туена да чакырды. Аның әйтүенчә, Россия чит ил кунакларына, аларның илнең тарихы, мәдәнияте һәм халык традицияләре белән кызыксынуына һәрвакыт шат. «Саммит тәмамланганнан соң Татарстанда калу мөмкинлеге булган чит ил кунаклары бәйрәм мохитен тиешенчә бәяләрләр дип ышанам», – диде Президент.

«Артык ачуланмагыз»

Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков саммитның беренче көнендә узган эшлекле форумга йомгак ясады. Аның әйтүенчә, әлеге чара Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен яхшы мәйданга әверелде. Эшлекле форумның төп темалары арасында икътисадый юнәлешләрне генә түгел, Россия һәм АСЕАН илләрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм дәүләт-дини мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен дә билгеләп үтте ул.

Россия Президенты киңәшчесе сүзләренә караганда, Россия һәм АСЕАН илләре арасында үзара товар әйләнеше 2025 елда 22 миллиард долларга җиткән. Ул Россияне АСЕАНның энергетика өлкәсендәге төп хезмәттәше дип атады. Шулай ук дөньяның бик тиз үзгәрүен билгеләп үтте һәм мондый шартларда яңа макроикътисадый зоналар барлыкка килүен искәртте. Антон Кобяков әйтүенчә, әлеге процессларны аңлаган илләр, дәүләтара берләшмәләр үзләренең киләчәген тәэмин итү юлына күчте. «Россия шулай ук бу процессларда катнаша. Россиянең диалог партнерлыгы – шундый юнәлешләрнең берсе», – диде ул.

Антон Кобяков Россия–АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле кыенлыклар өчен Казан халкыннан артык ачуланмауларын да үтенде. Ул чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Россия Президенты киңәшчесе республикада яшәүчеләргә, Татарстан Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык һәм халыкара чараны оештыру өчен рәхмәт әйтте.

Россия Президенты ярдәмчесе әйтүенчә, хәрәкәтне чикләү һәм урамнарны ябуга бәйле вакытлыча кыенлыклар зур әзерлек программасының бер өлеше булып тора. «Без, чынлыкта, бик күп эш башкарабыз. Саммитны үткәрү урыны итеп Казанны сайлау очраклы түгел», – диде Антон Кобяков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре