Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасында күпер тагын да ныгыячак

Ник дигәндә, Владивостоктагы очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев 2025 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешүне чынга ашыру чаралары планын имзалады.

Бүген Татарстан Иркутск төбәген йөк машиналары, дизель ягулыгы, бензин, мазут, шин, пыяла, парфюмерия белән тәэмин итә. Иркутск өлкәсеннән исә безгә дарулар, бизәнү әйберләре, тоз һәм башка товарлар кертелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, ике төбәк арасында товар әйләнеше 6 миллиард сум тәшкил итә.

Игорь Кобзев Иркутск төбәге җитәкчелегенең Татарстандагы министрлык һәм ведомстволарда эшнең ни рәвешле оештырылуы белән кызыксынуын да искәртте. “2022-2025 елларга имзаланган чаралар планы икътисад, белем бирү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгълүмати технологияләр, яшьләр сәясәте, спорт, социаль яклау, архитектура, милек мөнәсәбәтләре, мәдәният, туризм, архив эше һәм муниципаль хезмәттәшлек кебек тармакларга кагыла. Бу документ хезмәттәшлекне тагын да ныгытр дип өметләнәм”, – диде губернатор.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре