“РОСТКИ” халыкара форумы кысасында Татарстан Хөкүмәте һәм Уралсиб банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Уралсиб банкы президенты Евгений Коган имза салды.
Килешү Татарстанда уңайлы инвестиция мохите тудыруга, төбәкнең көндәшлеккә сәләтен һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итүче өстенлекле илкүләм, федераль, тармак һәм төбәк проектларын һәм программаларын тормышка ашыру буенча үзара хезмәттәшлеккә һәм уртак эшкә юнәлдерелгән.
Уралсиб банкы Татарстанда 2007 елдан бирле эшли. Бүген республиканың өч шәһәрендә бүлекләре бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез