Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге Казанда 19 кешенең агулануына китергән “Лобио” салатын тикшерүнең тәүге нәтиҗәләрен әзерләгән. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ботулизмның бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен үзәккә агуланучылардан 20 салат пробасы һәм китереп бирү сервисы складларыннан алынган 71 проба кергән.
 Зыян күрүчеләрдән кергән пробаларны тикшерү нәтиҗәсендә А тибындагы ботулотоксин ачыкланган. Сырхаулардан алынган 10 проба һәм складлардан алынган 60 проба Гамәли микробиология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәгенең ботулизмга мониторинг референс-үзәгенә җибәрелгән. Тикшеренүләр дәвам итә әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез