Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанның берләштерелгән бюджетына кергән оешмалар табышына салым күләме 5,4 процентка, ягъни 4,7 миллиард сумга кимегән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бу елның алты аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 83,3 миллиард сум күләмендә оешмалар табышына салым кергән. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, табышка салым күләме кимүе шул исәптән, республикадагы кайбер зур компанияләрнең 2023 ел өчен азрак күләмдә исәпләнгән салым декларацияләре тапшыруы белән дә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез