Татарстан Кытай, Монголия һәм Россияне тоташтырачак “Бөек чәй юлы” туристик маршрутына керәчәк. Бу хакта “РОСТКИ” форумында Халыкара туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Юлия Максутова әйтте.
“Хәзерге вакытта юл картасы әзерләнә. Без чәйнең моннан берничә гасыр элек узган юлына туристларны җәлеп итәргә телибез”, – диде Юлия Максутова.
Халыкара туризмны үстерү үзәге җитәкчесе әйтүенчә, “Бөек чәй юлы” туризм үсешенә уңай йогынты ясаячак. “Маршрут Россиянең 19 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан узачак”, – диде Юлия Максутова.
Кытай делегациясе вәкиле Цяо Сянпэн сүзләренә караганда, “Бөек чәй юлы”ның сәүдә һәм мәдәни үзәге нәкъ менә Казан булырга тиеш. “Казанда узган БРИКС саммитына килгәч, КХР Рәисе Си Цзиньпин Россия Президенты Владимир Путинга моннан 400 ел чамасы элек әлеге юлның Татарстан башкаласы аша узуын әйтте”, – дип искә алды ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез