Татарстан чит илләргә 430,9 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе озаткан

Былтыр Татарстан чит илләргә 430,9 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе озаткан. Тышкы сәүдә географиясе 56 чит илне колачлый. Экспортның күп өлеше май-туңмай тармагы продукциясенә туры килә.

Республикада “Хәләл” юнәлеше дә уңышлы үсә. 2022 белән чагыштырганда, былтыр әлеге төр товарны читкә озату күләме ике тапкыр диярлек артып, 14 миллион долларга җиткән. Татарстанда егермеләп компания хәләл стандартларына туры килүче продукция җитештерә. Ә аны төп сатып алучы илләр булып Фарсы култыгы илләре, Таможня берлеге һәм Төньяк Африка санала. Шулай ук, чит илләр белән хезмәттәшлек итүнең яңа юнәлешләрен эзлиләр. Аерым алганда, Малайзия, Бәхрәйн, Иордания кебек илләр белән сөйләшүләр алып барыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре