Украинаның FPV-дроны төнлә Донбассның Ихтыярыйлар берлеге башлыгы машинасын һөҗүмгә тоткан.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, из теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Эдуард Шәрәфиев Украинаның FPV-дроны һөҗүменә эләккән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”.
Кичә төнлә Украинаның пилотсыз очкычы Донбассның Ихтыярыйлар берлеге башлыгы Александр Бородайның машинасын һөҗүмгә тоткан. Шәрәфиев тә шушы машинада булган.
Дрон хәрби хәрәкәтләр алып барыла торган урын тирәсендә һөҗүм иткән. Анда Шәрәфиев һәм Бородай катнашында киңәшмә үткәрелгән булган.
Дәүләт Советы депутаты белдергәнчә, беркемгә дә зыян килмәгән.
– Машинага аз гына тиде һәм аягым пеште. Кыскасы, әлләни зыян килмәде, – дип сөйләп үткән Шәрәфиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез