Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов сайланды. Әлеге карар парламентның беренче утырышында кабул ителде.
– Ике фракция өч кандидатура тәкъдим итте: “Бердәм Россия” партиясеннән Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, КПРФтан – Хафиз Миргалимов. Мин ике кандидатурада тукталдым, – диде утырыш барышында Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин.
Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов кандидатураларын депутатлар бертавыштан хуплады.
Шулай ук, Дәүләт Советы секретаре итеп бертавыштан Лилия Маврина сайланды. Өч кандидатура да узган чакырышта шул ук вазыйфаларны башкарган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез