Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Телебезне бергәләп яратыйк»

«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» дип аталган халыкара фәнни конференциядә Марат Готыф улы әнә шундый өндәү белән чыкты.

Аның: «Мин гектарлар, центнерлар, тонналар белән эш иткән кеше инде, сезнең арага кереп кенә барам», – дигән сүзләрен бөтенләй кабул итмәделәр. Чыннан да, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясен җитәкли һәм матур гамәлләре белән сөендерә башлавына да байтак бит инде.

– Безнең телебез бик бай һәм үзенчәлекле. Аны яратмаска мөмкин түгел, – дип, чын күңелдән әйтә бит үзе дә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исә туган телебезнең тарихына тукталды. Элек татар телендә патша указлары чыкканын, хәтта дипломатлар арасында да киң кулланыш тапканын чыгыш ясаучылар берничә тапкыр искәрттеләр.

Казанда мондый чараны үткәрү нияте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуыннан соң туа. Татарстан Фәннәр академиясенең теләктәшләре дә күп була: оештыру эшенә Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих, Рус теле институтлары, китапханә, архивлары, шулай ук Татарстанның милли китапханәсе алына.

Һәр кеше яхшы белә: тарихыбыз бик катлаулы, әле өйрәнелмәгән әйберләр дә бик күп. Шуңа күрә бу чарадагы темаларның төрлелегенә дә гаҗәпләнәсе юк. Менә аларның кайберләре: гарәп графикасындагы язма чыганаклар, кирилл графикасындагы документлар, яңа һәм иң яңа гасыр язмачылык традицияләре, Россия халыкларының язма мәдәнияте, грек һәм латин кулъязмалары, яһүд, әрмән, Пермь һәм катнаш традицияле язмачылык һәм башкалар.

Сөйләп кенә калмадылар, әлбәттә. Шушы теманы үз эченә алган күргәзмәне килгән кунаклар да, галимнәр дә, студентлар да, журналистлар да бик кызыксынып карады. Әле ул гына да түгел. Залда каллиграфия буенча мастер-класслар оештырылган иде. Бигрәк тә студентлар өстәл яныннан һич кенә дә китәргә ашыкмадылар.

Чыгышлар вакытында без халыкларыбызның нинди тыгыз элемтәдә яшәүләренә тагын бер кат инандык. Европа цивилизациясендә гарәп язмачылыгы, рус китапчылыгында редакторлык тибындагы язу, Үзбәкстан Республикасы Көнчыгышны өйрәнү институтының гарәп язулы кулъязмаларны саклау, казах тел белемендә язу теориясе өлкәсендә заманча эзләнүләр, төрки-азәрбайҗан цивилизациясе тарихында гарәп язмачылыгының социаль-мәдәни роленә багышланган чыгышлар шул хакта сөйләде.

Өч көн буе барган конференциядә 100 әйдәп баручы галим катнашты. Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә килгән алар. Галимнәр өчен бу бер дә гайре табигый хәл түгел. Тарихыбызны өйрәнергә безгә беренче чиратта әнә шул бердәмлек ярдәм итә дә инде.

Өстәмә

Конференция кысасында Татарстан Милли китапханәсендә «Европа һәм Көнчыгыш цивилизацияләренең язу тарихы» дигән күргәзмә эшли. Анда Санкт-Петербургтан китерелгән экспонатлар да бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре