Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашып, Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирде. Дәүләт Советы секретаре Казанның 27нче номерлы гимназиясендә урнашкан 61нче номерлы сайлау участогына килде.

«Барлык татарстанлылар да үз республикаларын ярата, дип ышанам. Без Татарстанның казанышлары белән горурланабыз. Бездә йортлар, юллар, социаль объектлар төзелүгә һәм ремонтлануга күнеккәннәр. Скверлар һәм бульварлар барлыкка килә. Моның дәвам итүе бик мөһим, – диде Лилия Маврина. – Татарстанда барысы да кешеләр өчен һәм кешеләр турында кайгыртып эшләнә. Киләчәктә дә һәр татарстанлының үзен уңайлы хис итүе бик мөһим. Шуңа күрә мин сайлау участогына килдем һәм көчле республиканың көчле лидеры өчен тавыш бирдем».

Дәүләт Советы секретаре искәрткәнчә, Татарстанда бүген шулай ук муниципаль депутатлар, шул исәптән Казан шәһәр Думасына сайлаулар уза. «Без башкалабызның, гүзәл Казанның киләчәгенә дә битараф түгел. Без лаеклы кандидатларны сайларга тиеш», – дип басым ясады Лилия Маврина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре