Башкалада алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы башланды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Көн тәртибендә 29 мәсьәлә бар. Депутатлар 19 республика законы проектын һәм 5 федераль закон проектын тикшерәчәк. Көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе – җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнен билгеләү. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2023 елгы эшенә йомгак турында хисап та тыңланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез