Татарстан Дәүләт Советының киләсе утырышы 15 июньдә узачак

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз икенче утырышы 15 июньдә узачак. Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Президент Рөстәм Миңнеханов парламентка Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына билгеләүне килештерүгә тәкъдим иткән. Шул сәбәпле, утырышның көн тәртибенә Олег Коробченко кандидатурасын килештерү, аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктату, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты составын үзгәртү мәсьәләләре кертелә.

Моннан тыш парламентчылар Россия субъектлары – Татарстан белән Чуашстан, Татарстан белән Башкортстан республикалары арасындагы чикләрнең урнашу урынын билгеләү турында килешүләрне раслау мәсьәләсен караячак, Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге буенча хисабын тыңлаячак. 13 закон проекты беренче укылышта карап тикшереләчәк. Алар арасында – 2021 елга Татарстан бюджетын һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджетын үтәү турында, оешмалар милкенә салым турында Татарстан законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары һ.б.
Утырыш барышында наркотиклар ясау, сатып алу, саклау һәм сату өчен җәза чарасын катгыйлатуга юнәлдерелгән федераль закон проектын (Татарстан Президенты кушуы буенча әзерләнгән) Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон инициативасын карап тикшерү планлаштырыла.
Президиум утырышында яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру турында сөйләде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум әгъзалары, депутатлар һәм башкарма хакимият органнары вәкилләренә балалар иминлегенә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре