Вице-премьер – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендә республика делегациясе 11 мартта Белгород өлкәсенә сәфәр кылган. Биредә алар якташларыбыз – хәрбиләр белән очрашкан. Бу хакта “Татар-информ” Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Делегация бер подразделениенең команда пунктында Россия хәрбиләре – чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр белән очрашты. Аларның төп өлеше – Татарстан Республикасыннан чакырылган егетләр”. – диелгән хәбәрдә.
Делегацияне Коры җир гаскәрләренең Баш штабы җитәкчесе – Коры җир гаскәрләре Башкомандующиеның беренче урынбасары, Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин (чыгышы белән – Казаннан) кабул иткән. Ул чираттагы визиты өчен татарстанлыларга рәхмәт белдереп, махсус хәрби операция башланганнан бирле якташларына даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдергән.
 Равил Әхмәтшин алдынгы хәрбиләргә Вәкаләтле вәкиллек заказы буенча армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап эшләнгән истәлек медален, бүләкләр һәм Чистай заводында җитештерелгән командир сәгатьләрен тапшырган.
 Татарстанлылар хәрбиләргә өч йөк машинасында гуманитар йөк алып килгән. Аны туплауда запастагы полковник Рафаэль Фәизов, “Логистика и автоперевозки Татарстана” оешмасы, Жуковский шәһәренең Геройлар клубы катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез