Татарстан экология буенча беренче урын яулаган

Татарстан ESG-рейтингында беренче булган. Ә Россия төбәкләре арасында икенче урынга лаек. “Экофон” дип аталган тирә-якны саклау фонды экология өлкәсендә идарә итү буенча 2023 елга нәтиҗә ясаган.

Экологиягә нәтиҗә ясаганда төбәкләргә 60 күрсәткечкә карап бәя биргәннәр. Монда туфрак составы, су сыйфаты, климат, калдыклар күләме, тыюлыклар, һава чисталыгы һ.б да тикшерелгән.

Нәтиҗәләр белән Экофон https://приложение.экофон.рф/ «Рейтинг регионов» – «Рейтинг ESG» бүлегендә танышып була.

Сүз уңаеннан, “Экофон” фонды 2021 елның сентябрендә эшли башлый. Ул экологияне саклау буенча төрле проектлар уйлап таба һәм аларны тормышка ашыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре