Газетага язылу

Татарстан федераль бюджеттан торак-коммуналь хуҗалыкны яңартуга 720 миллион сум алачак

Татарстан 2027 елда коммуналь инфраструктураны яңартуга федераль бюджеттан 720 миллион сумга якын акча алачак. Быел 1,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ идарәсе башлыгы Айрат Галләмов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Республика программасын әлегә быелгы дәрәҗәдә формалаштырырга ниятлибез. Федераль программага килгәндә, ул бераз кимеде. Республика программасы буенча кыскарту көтелми. Әлегә быелгы дәрәҗәдә - 10 миллиард сум – планлаштырабыз», - диде ул.

Галләмов билгеләп үткәнчә, республикада киләсе елга коммуналь инфраструктураны яңарту программасын формалаштыру дәвам итә. Биредә муниципаль берәмлекләрдән килгән заявкалар һәм инженерлык челтәрләрендәге аварияләр исәпкә алына, дип ачыклык кертте ул.

«Барлык муниципаль берәмлекләрдән дә заявкалар килде. Алар бик күп», - дип искәртте идарә башлыгы.

Узган ел коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы белән беррәттән республика программасы да гамәлгә ашырыла башлады. Былтыр федераль һәм республика программалары кысаларында юнәлдерелгән акчаның гомуми күләме 12,5 миллиард сумнан артып киткән. 168 объект яңартылган, 419 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәрләре алыштырылган, дип белдерде идарә башлыгы.

«Быел коммуналь инфраструктураны яңарту программасы дәвам итә. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында 2,5 миллиард сумлык 17 объект гамәлгә ашырыла», – диде ул.

Галләмов сүзләренчә, федераль программа буенча 14 объектта эшләр тәмамланган, өчесендә дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 97 процент тәшкил итә. Нәтиҗәдә, 49 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәре алыштырылачак.

Республика программасы буенча быел 116 чара үткәреләчәк. 78 объектта эшләр төгәлләнгән инде. Эшләрнең гомуми үтәлеше 88,5 процент тәшкил итә.

Хәзерге вакытта халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы буенча 95 объектның 90ы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча биш объектның икесендә эш бара. Моннан тыш, 66 газ казаннары алыштырылган һәм блок-модульле котельныйлар урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре