Татарстан башкаласында “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Быел кинофестивальнең “Милли конкурс” номинациясендә республикада төшерелгән һәм Татарстан турындагы 14 кинокартина катнашты.
“Алтын мөнбәр” XXI Халыкара кинофестивале быел Татарстанда төшерелгән һәм республика турындагы фильмнарга бай булуы белән аерылып торды. Ренат Сайга төшергән “Авантюристлар” фильмы “Тамашачы мәхәббәте” призына лаек булды. “Балалар өчен иң яхшы милли фильм” номинациясендә җиңүче дип “Туган батыр” анимацион фильмы табылды. Жюри аны бик сыйфатлы эшләнгән дип билгеләп үтте.
Александр Далматов төшергән “Кеше китә – җыры кала” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы милли нәфис фильм” номинациясе җиңүчесе булды. Шулай ук Александрның “Кырык дүртнең май аенда” фильмы жюриның Netpac бүләгенә лаек дип табылды.
“Иң яхшы милли фильм” номинациясе “Әниләр һәм бәбиләр” (реж. Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова) фильмына бирелде. “Иң яхшы милли документаль фильм” дип “Русалка” фильмы (Татарстан) аталды.
Фестивальнең “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясе дә татар егетенә насыйп булды. Жюри бу исемгә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап төшерелгән “Кара урман” (реж. Радик Кудояров) фильмында төп рольне башкарган Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров лаек дип тапты.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевка “Татарстан кинематографиясе үсешенә зур өлеш керткән өчен” бүләге тапшырылды.
Тагын бер бүләк – Казан мэриясенең махсус призына үзебездә төшерелгән “Казан җөе” (реж. Бай Хәйруллин, Мира Рәхмәт) фильмы лаек булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез