Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын тикшерүче “Фламинго” фәнни судносы проекты “Иң переспективалы проект” номинациясендә җиңүгә өметләнә.
Без бу судно хакында язган идек инде. Ул елга һәм сулыкларның экологик хәлен, сыйфатын тикшерә. Суга зыян салучы агымнарны таба.Суның гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләрен исәпләп чыгара.
Министрлык ел саен яңа проектлар уйлап таба. Узган ел әлеге бәйгедә “Мәктәпләрдә экология” проекты катнашып, җиңү яулаган иде. Экологлар быелгы проект өчен дә тавыш бирүне сорый. Аның өчен шушы сылтама аша кереп тавыш бирергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез