Татарстан – яшьләрнең талантларын һәм сәләтләрен ачу территориясе

Кама Аланында «Чулман-Су» мәдәният үзәге янында «Безнең ишегалды» күршеләр фестивале узды. Яңартылган мәдәният үзәге каршындагы киң мәйдан шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләр һәм Түбән Кама районының башка авылларыннан килгән кунаклар белән тулды.

Рәсми өлешне «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле сәяси советы әгъзасы Радмир Беляев ачты. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Кама Аланы сизелерлек үзгәрде.

«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Түбән Кама районында соңгы биш елда бик күп уңай үзгәрешләр булды. Мөһим инфраструктура объектлары – «Чулман-Су» мәдәни үзәге, бассейн, күп санлы парклар һәм скверлар, боз сарае ремонтланды, ә күптән түгел 5 нче спорт мәктәбен ремонтлау тәмамланды. Әлбәттә, «Безнең ишегалды» программасы буенча үзгәртеп корылган матур ишегаллары барлыкка килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Биш ел эчендә булган үзгәрешләр Кама Аланы халкының тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясады», – дип билгеләп үтте ул.

Чарада катнашкан РФ сенаторы Александр Терентьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика катлаулы сәяси һәм икътисади шартларда да алдынгы үсеш үрнәге булып кала.

Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, «Кече тоннажлы химик технологияләр» технопаркы директоры Михаил Варфоломеев фәнни һәм мәгариф инициативаларга басым ясады.

«Рөстәм Миңнеханов белем бирү программаларына һәм фәнне үстерүгә зур игътибар бирә. Алар арасында – «Физик-математик ачыш» проекты укучыларга илнең әйдәп баручы галимнәре белән очрашырга мөмкинлек бирә. Бу тәҗрибәне бөтен Россиягә киңәйтү планлаштырыла. Татарстан – яшьләрнең талантларын һәм сәләтләрен ачу территориясе», – диде ул.

Тантаналы шартларда хөрмәтле кунаклар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасында актив катнашучы 15 бистә кешесенә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Рәсми өлештән соң, кунакларны «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында бай программа каршы алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре