Бу хакта бүген журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Гыйнвар-октябрь айлары йомгаклары нигезендә, Татарстанда хезмәт хакы дәрәҗәсе 86 мең сумнан артыграк. Шул ук вакытта хезмәт хакы 50 мең сумнан аз гына артыграк булган тармаклар да бар. Бу – күчемсез милек белән эшләү, кунакханә, туризм, хезмәтләр күрсәтү өлкәләре. Районнарда дисбаланс күзәтелә. Балык Бистәсе, Чүпрәле, Тәтеш районнарында хезмәт хакы 50 мең сумнан аз гына артыграк. Әлбәттә, моннан яшьләр китә. Шул ук вакытта Лаеш, Югары Ослан, Алабуга районнарында хезмәт хакы 200 мең сумга кадәр җитә», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез