2024 елның җиде ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда икътисад үсеше 101,8 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Министрлар Кабинетында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә әйтте.
“Предприятиеләрнең, икътисад тармакларының өзлексез эше, дәүләттән ярдәм чаралары бәрабәренә республикада икътисад үсеше101,8 процент дәрәҗәсендә саклана”, – диде ул.
Аерым алганда, күрсәткечләрне яхшыртырга машина төзелеше, нефть химиясе һәм азык-төлек сәнәгатендә эшкәртү сәнәгатьләрен арттыру хисабына ирешкәннәр. “Үсешкә зур инфраструктура һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру кысасында төзелеш һәм юл эшләренең күләме артуы да уңай тәэсир итте”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез