Курск өлкәсендә интернат-йортларда яшәгән өлкәннәрне Лениногорск һәм Нурлат районнары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бик җылы каршы алганнар. Хәзерге вакытта өлкәннәр янәшәсендә –социаль тармак һәм башка тармак белгечләре, шул исәптән Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин, дип яза “KazanFirst”.
Бүген Лениногорск, Нурлат районнарының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, башка районнар хакимиятләре башлыклары булып китәчәк. Алар, өлкәннәр белән аралашып, хәл-әхвәлләрен, ихтыяҗларын белешәчәк.
Курск өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган өлкәннәр безнең учреждениеләрдә кирәкле барлык ярдәм алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез