Татарстан инвестклимат буенча илкүләм рейтингында икенче урынны алды

Татарстан Россия субъектларында инвестицион климат буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләрен Санкт-Петербургтагы халыкара икътисадый форумда игълан иттеләр.

Әлеге рейтинг 4 төрле юнәлеш буенча 67 күрсәткеч буенча төзелә (әйтик, кече эшкуарлыкка ярдәм, инфраструктура, бизнес өчен мөмкинлекләр һ.б.).

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, инвестицион климат рейтингы төбәкләр өчен инвестияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен этәргеч булып тора. Шушы рейтинг ярдәмендә төбәкләр үз мөмкинлекләрен күрә һәм бизнес, инвесторлар өчен шартларны яхшырту буенча эшне дәвам иттерә ала. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да республика икътисадына 1 трлн 180 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре