Газетага язылу

Татарстан җитәкчелеге Илгиз Хәйруллин вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР җитәкчелегенең башка вәкилләре ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе, ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллинның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты.

«Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллинга зур бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда да югары бурыч хисе һәм үз эшенә бирелгәнлек, куелган максатка ирешүдә үҗәтлек хас иде. Һөнәри осталыгы, гаҗәеп энергиясе, үз идеалларына һәм ышануларына тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге, шулай ук кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында лаеклы абруй казанды», – диелгән кайгынамәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре