Бүген Татарстан Югары судында ике үсмергә һәм аларны яллаган егеткә хөкем карары чыгарылган. Үсмерләр шуның кушуы буенча “КамАЗ” заводларыннан махсус хәрби операция зонасына поездлар йөри торган тимер юлда реле шкафына ут төрткән, дип яза “Татар-информ”.
Булат Ибраһим 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Беренче 3 елын – төрмәдә, калганын – катгый режимдагы колониядә уздырачак. Үсмерләрнең икесе дә 5әр ел тәрбия колониясендә утырачак. Аларны суд залында сак астына алганнар.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, узган елда Украина махсус хезмәтләре 20 яшьлек Булат Ибраһимовны Татарстанда диверсияләр кылу өчен яллаган. Булат, үз чиратында, бу эшкә балигъ булмаган үсмерләрне җәлеп иткән.
Шулай итеп, 3 үсмер 1 мең сум бәрабәренә стратегик мөһим объектка ут төрткән. Берсе, җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәве сәбәпле, суд аша шаһит сыйфатында гына үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез