Татарстан Югары суды элекке мәгариф министры Энгель Фәттаховны сак астында калдырган

Татарстанның элекке мәгариф министры һәм Актаныш районының элекке башлыгы СИЗОда утыруын дәвам итәчәк.
Актаныш районының элекке башлыгы, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фаттахов сак астында кала.

Республика Югары суды шундый карар кабул иткән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте яза.

Фәттахов төзелеш материаллары (чама белән 1,3 миллион сумлык) белән ришвәт алуда гаепләнелә.

Исегезгә төшерәбез: 22 майда Минзәлә районы суды элекке чиновникны ике айга СИЗОга озаткан иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре