Газетага язылу

Татарстан юлларында 345 кешенең гомере өзелгән

2025 елда Татарстан юлларында 3994 кеше зыян күргән, тагын 345 кешенең гомере өзелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада бер ел эчендә барлыгы 3276 юл һәлакәте булган.

2024 елдагы белән чагыштырганда, республика юлларында зыян күрүчеләр 48 гә кимрәк. Шул ук вакытта һәлак булганнар саны 24 кә артыграк. Үлем-китем күрсәткече, артып, 7,65 дан 7,95 процентка җиткән. 2024 елда юллардагы фаҗигаләрдә барлыгы 4042 кеше зыян күргән, тагын 321 е һәлак булган. Җәмгысы 3278 юл фаҗигасе теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре