Газетага язылу

Татарстан юлларында кыргый хайваннарны куркыту җайланмаларын сынаячаклар

Татарстанда кыргый хайваннар автотрассаларга йөгереп чыкмасын өчен киртәләр һәм аларны куркыту җайланмалары урнаштыралар.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Түбән Кама районында Соболеково һәм Нурлат районында Аксубай – Нурлат автомобиль юлларында тест режимында «Чистон-АОЖ» акустик приборлары эшли. Җиһазлар кыргый хайваннарны куркыту һәм аларның машина юлына чыгуын булдырмау өчен каралган.

Ел саен ЮХИДИ белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда өстәмә «Кыргый хайваннар» юл билгеләре куела.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре