Бүген Актаныш районында “Лада Vesta” рулендәге 34 яшьлек йөртүче йоклап киткәнлектән, автомобиле каршы як юлга “очып”, "Mitsubishi” йөк машинасына (рульдә 58 яшьлек ир-ат булган) килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Фаҗигадә “Лада Vesta” йөртүчесе һәм 7 яшьлек кыз бала һәлак булган. Машинадагы икенче пассажир – 5 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Авария урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез