Татарстан юлындагы һәлакәттә бер ир үлгән, 4 айлык сабыйны балалар кәнәфие коткарган

Бүген Әлмәт районында «Лада» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек ир идарә иткән FAW автомобиле белән бәрелешкән.

«Лада»ны йөртүче ир һәлакәт урынында ук үлгән, ә FAW автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры, шул исәптән дүрт айлык бала зыян күргән.

Сабый балалар кәнәфиендә булганлыктан җитди җәрәхәтләр алмаган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре