Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Сабантуй бәйрәме республикада һәм аннан читтә татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру формаларының берсе булып тора», – диде Әюпова.
Аның сүзләренчә, быел 319 Сабан туе, үткәрелгән.
Татарстанда Сабан туе бәйрәмен оештыру нигезләренә Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Казахстан һәм Австралиядән 40 ватандашыбыз өйрәтелгән. «Әлеге чараның төп максаты – бәйрәм традицияләрен һәм йолаларын саклау», - дип аңлатты министр.
Киләсе елда XXVI Федераль Сабан туе Омск өлкәсендә, ә XXVI Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез