Газетага язылу

Татарстан коммуналь хезмәтләр сыйфаты буенча алдынгылыкны яулаган

Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Саратов өлкәсе 2025 елда коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче өчлеккә кергән.

Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Ведомство статистикасы буенча, Татарстанда 813 мең кеше җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр билгеләгән. Удмуртиядә 1,6 миллион кеше, Саратов өлкәсендә – 685 мең. Тулаем ил буенча коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшыруны билгеләүче гражданнар саны 9 миллионнан артып киткән.

Бер үк вакытта министрлыкта Россиянең кайбер субъектларында хисап чорында уңай үзгәрешләр теркәлмәвен белдерәләр. Ун төбәктә, шул исәптән Дагыстан Республикасында, Ингушетиядә, Чукотка автоном округында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә алга китеш булмаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре