Февраль аенда Татарстанда барлыгы 18,6 миллиард сумга 73,2 мең төрле кредит рәсмиләштерелгән. Гыйнвар аендагыга караганда 8 процентка кимрәк сан бу. Шуңа да карамастан, бирелгән кредит акчасының гомуми күләме 14 процентка арткан.
Кредитлар саны кимүгә карамастан, Татарстан бирелгән кредит акчасы күләме ягыннан 5 топ төбәк исәбенә кергән. Лидерлар – Мәскәү (64,3 миллиард сумга 183,75 мең кредит), Мәскәү өлкәсе (45,4 миллиард сумга 149,9 мең кредит), Санкт-Петербург (29,97 миллиард сумга 94,3 мең кредит) һәм Краснодар крае (22,7 миллиард сумга 108 мең кредит).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез