Видео Казанның “Салават Күпере” торак комплексы өстендә төшерелгән булса кирәк.
“KazanFirst” бүген иртән Татарстанга һөҗүм иткән БПЛА видеосын урнаштырган.
Ролик авторы әйтүенчә, пилотсыз очкыч видеосы “Салават Күпере” торак комплексы өстендә төшерелгән. Кадрларда биредәге йортлар өстеннән БПЛАның очып баруы сурәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Казанның Авиатөзелеш районында предприятиеләр хезмәткәрләре эвакуацияләнгән, сирена авазлары ишетелгән. Моннан тыш Казан һәм Түбән Кама аэропортлары ябылып торган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез