Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы чираттагы ярдәмне Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә илтеп тапшырган.
Алар кайнар туклану оештыру өчен аш бүлмәсе җиһазлары, өстәлләр һәм урындыклар, стеллажлар, батареялар, кондиционерлар, яктырткычлар һәм суыткычлар җибәргән. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил иткән.
«Гуманитар ярдәм Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткән ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылды. Якындагы айларда төзелеш материаллары төялгән тагын өч фура җибәрергә планлаштырабыз», - дигән ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез