Татарстан мәктәбе укучысының танк проекты “Россия казанышы” бәйгесендә җиңгән

Казан мәктәбе укучысы “Россия казанышы” талантлы яшьләрнең казанышлары XVIII Бөтенроссия бәйгесендә “Технологияләр, техник иҗат” юнәлешендә җиңгән. Үсмерне диплом һәм “Ил казанышы” көмеш билге (күкрәккә тагу билгесе) белән бүләкләгәннәр, дип яза “KazanFirst”.

Ибраһим 4 яшьтән робот техникасы белән шөгыльләнә. Бу шөгыле инде Нижневартовск шәһәрендә яшәгән чагында ук барлыкка килгән. Ул үзенең танкы проектын моннан бер ел элегрәк эшләгән.

Ибраһим озакламый үз танкының махсус хәрби операция зонасында пәйда булачагына өметләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре