Газетага язылу

Татарстан механизаторы җир сөрү буенча Россия чемпионатыннан җиңү белән кайтты

Ленинград өлкәсендә җир сөрү буенча XII Россия ачык чемпионаты тәмамланды. Анда илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 54 механизатор катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Сабан белән идарә итү осталыгын эре агрохолдингларны да, зур булмаган фермер хуҗалыкларын да тәкъдим итүче һөнәр осталары күрсәтте. Татарстан Республикасын иң яхшы ике механизатор: Әтнә районының Фәйзи Галиев ис. АХҖКыннан Ирек Галиев һәм Азнакай районының «Союз Агро» ҖЧҖеннән Эдуард Миңнегулов тәкъдим итте.

Ярышлар сөрү сыйфатын һәм эшне башкару тизлеген бәяләүне, технологияне дөрес үтәүне үз эченә алды. Катнашучылар, игенчелек өлкәсендәге соңгы казанышларны күрсәтеп, авыл хуҗалыгы техникасында ярыштылар. Тәҗрибәле судьялар коллегиясе җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бәяләде.

Ирек Галиев республикага җиңү белән кайтты – соңгы өч елда җиңүчеләр арасында «Гран-при» номинациясендә 2 нче урынны яулады. Ирек Галиевнең җиңүе – аның тырыш хезмәте һәм һөнәренә тугрылык нәтиҗәсе.

«Татарстан механизаторларының чемпионатта катнашуы республиканың агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга булды. Бу белгечләр әзерләүнең югары дәрәҗәсен күрсәтү генә түгел, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук игенчелек өлкәсендә яңа технологияләр белән танышырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре