Татарстан мөфтие беренчеләрдән булып тавыш бирде

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында Татарстан Рәисен сайлауда катнашты.

Мөфти белдергәнчә, бүген Татарстан халкы үзенә Рәис сайлый. «Гадел, иманлы, акыллы һәм көчле җитәкчене сайларга һәм аның өчен дога кылырга кирәк. Мин мөселман, Татарстан мөфтие буларак, беренчеләрдән булып килергә тырыштым, - диде Камил Сәмигуллин. - Фани дөньяның дүрт таянычы бар: галимнәрнең гыйлеме, әмирләрнең гаделлеге, бай кешеләрнең юмартлыгы һәм фәкыйрьләрнең догасы. Ягъни тормыш алга барсын өчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар малларын корбан итәргә, әмирләр гаделлек урнаштырырга, ә халык догада булырга тиеш».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре