Татарстан мөфтие Ростов-Донның тикшерү изоляторындагы хәлгә карата фикерен белдергән

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, Аллаһка кеше корбаннары кирәкми.

Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Ростов-Дон шәһәренең тикшерү изоляторында тотаклар алуга бәйле хәл буенча фикерен әйткән. Татарстан мөфтие сүзләренә караганда, янә ислам диненең дәрәҗәсен төшерү омтылышы ясалган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

– Төп максатлары шул булгандыр, мөгаен. Гамәлләре чиктән тыш “күрсәтмә”леккә кайтып калган чөнки. Социаль челтәрләргә чыгарга да өлгергәннәр, үзләрен ДАИШта катнашучылар дип белдереп, җинаятьне Корбан бәйрәме көненә туры китергәннәр, – дип басым ясап әйткән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие белдергәнчә, Корбан бәйрәме кешелеккә тормыш-яшәеш бәйрәме буларак иңдерелгән. Тормышның кадерен белергә өйрәтә һәм Җирдә гаепсезләрнең каны түгелмәскә тиешлеген аңлата ул. “Аллаһка кеше корбаннары кирәкми!” – дип билгеләп үткән Сәмигуллин.

Татарстан Республикасы мөфтие шулай ук әлеге җинаятьтән соң да илебез халыклары арасында тынычлык-татулыкның саклап калыначагына ышаныч белдергән.
– Ислам – рәхим-шәфкатьлелек дине. Мөселманнар һәрчак күршеләре белән изге мөнәсәбәтләр корырга омтылып яши, – дип белдергән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре