Татарстан пешекчесенең яшь пешекчеләр турнирында нәрсә әзерләячәге билгеле

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турнирында Россия командасы составында Татарстан пешекчесе Рамил Гаязов чыгыш ясады. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Татарстан пешекчесе мәрсин балыгыннан кабымлык әзерләячәк. Төп ризык итеп исә каздан рулет тәкъдим итәчәк. Тәм-том буларак панна-котта десертын әзерләячәк. Аны ул кузгалактан ясаячак.

Мәгълүм булганча, халыкара турнирга 16 катнашучы киләчәк. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Тунис, Төркия, Согуд Гарәбстаны һ.б. бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре