Татарстан предприятиесендә 27 яшьлек хатын-кыз җиһазда кысылып калган: Тикшерү башланган

Татарстанда “Чаллы Бройлер” предприятиесендә бәхетсезлек очрагы булган: 27 яшьлек хезмәткәр җиһазда кысылып калган. Туташның кулларына һәм күкрәк читлегенә бик зур зыян килгән. Аны шундук хастаханәгә озатканнар, дип яза “Татар-информ”.

Прокуратура килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен һәм хезмәтне саклау нормаларының ни дәрәҗәдә үтәлүен билгеләү өчен тәфсилле тикшерү уздыра.

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигезләр булганда, гаепле затларны җаваплылыкка тарту һәм закон бозуны юкка чыгаруга юнәлдерелгән прокурор чаралары күреләчәк”, – дип хәбәр ителгән агентлыкка Тукай районы прокуратурасы матбугат хезмәтеннән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре