Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән авырып терелгән 101 яшьлек Мәрьям Хуҗиеваны Яңа ел белән котлаган.
"Мәрьям Хуҗиевага кичә 101 яшь тулды, ә бүген аны яңа коронавирус инфекциясеннән уңышлы дәваланганнан соң Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгаралар. Табибларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм, ә Мәрьям апаны котлыйм! Сәламәт булыгыз, якыннарыгызны куандырыгыз һәм сокландырып торыгыз! Яңа ел котлы булсын!" дип язган Татарстан Президенты үзенең инстаграм аккаунтында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез