Кузьмичева хезмәт кешесенә игътибарны төп темаларның берсе дип атады. Ул «Электрон Мактау тактасы» (аның лауреатлары саны инде 15 меңнән артып китте) булдырылуын билгеләп үтте, шулай ук сәнәгатьне үстерү, роботлаштыру һәм ясалма фәһем фонында эш урыннарын саклап калуның мөһимлеген искәртте.
Профсоюзлар федерациясе башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклауга аерым тукталды. Аның сүзләренчә, профсоюз оешмалары гуманитар эшчәнлекне дәвам итә. Элегрәк Федерация хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә берничә тапкыр катнашты.
Башка мөһим юнәлешләр арасында Кузьмичева нефть-газ химиясе, машина төзелеше, импортны алыштыру һәм кадрлар әзерләү, шулай ук сәламәтлек саклау, коммуналь инфраструктура һәм юл челтәрен яңартуны атап үтте.
Аның аңлатмаларында 2027 елны Минтимер Шәймиевкә багышлау карары аерым урын алган. Кузьмичева Шәймиевнең республиканы үстерүгә, социаль партнерлыкка һәм авыр елларда предприятиеләрне саклап калуга керткән өлешен билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, Татарстан профсоюзлары юлламаны хакимият органнары һәм эш бирүчеләр белән алга таба уртак эш нигезе дип карый. Кузьмичева элегрәк хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм тотрыклылыкны саклау өчен социаль диалогның әһәмиятен искәрткән иде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез