Татарстан прокуроры салым түләмәүчеләр турында: «Бу явызларның исемлеген көтәм»

Хокук саклау органнары вәкилләре белән сөйләшкәннән соң, республика предприятиеләре 5 миллиард сумга якын салым бурычын түләгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов әйтте. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан прокуроры билгеләп үткәнчә, салым буенча бурычлар кимүе күрсәткече “актив түгел”. Шуңа күрә ул бу хәлгә ачыклык кертергә кирәклеген әйтте. «Системалы рәвештә салым түләмәүче явызларның исемлеген көтәм. Без аларны бурычларын капларга мәҗбүр итәбез, тик алар аннары кабат түләми башлыймы, әллә яңалары пәйда буламы?” – дип залда утыручы прокурорларга мөрәҗәгать итте Альберт Суяргулов.

Ул банкротлыкка чыккан предприятиеләр арасында бурычлылар күбрәк булуын да искәртте. “Ачыклап бетерергә кирәк: билгеләнгән конкурслы идарәчеләре кем, алар нәрсә белән шөгыльләнә, бурычны капларга мөмкинлекләре бармы, иң мөһиме, без аларны җаваплылыкка тарта алабызмы?”, – диде Татарстан прокуроры.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан бюджетына салым бурычлары 11,2 миллиард сум тәшкил итә. Шул исәптән, физик затларның кеременә салым буенча әҗәт күләме – 3 миллиард сум. “Яхшы хезмәт хаклары алалар, тик аннары бөтен кыенлыклар дәүләт җилкәсендә кала”, – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре