Татарстан «Пушкин картасы»н гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылган

Россия дәүләт академия зур театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» программасын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика «Гаилә» милли проектына караучы әлеге федераль программаны гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип танылды.

«Бу проект безне үзгәрергә мәҗбүр итте. Ул безгә балаларыбызны һәм яшьләребезне яхшырак аңларга, иртәгә үк үз балаларын безнең учреждениеләргә алып киләчәк һәм үзләре даими тамашачы булачак кешеләр белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Шуңа күрә бу проект киләчәккә ышаныч тудыра», - дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бүләкләү тантанасында.

ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче яртыеллыгында «Пушкин картасы»н Татарстанда яшәүче 341 меңнән артык яшь кеше рәсмиләштергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре