Газетага язылу

Татарстан Рәисе 3 яшьлек кызчыкның теләген үтәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан шефлыгындагы Рубежное (ЛНР) шәһәреннән Василиса исемле кызчыкның теләген үтәде, ул аңа балалар электромобиле бүләк итте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың телеграм-каналына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов бүген көндез теләкләр чыршысыннан Яңа ел шарын сайлап алды, ә кичкә теләк инде үтәлде», – дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген республика лидеры янә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза, теләгән һәркемгә балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре