"Сез безнең республика белән яхшы таныш, анда берничә тапкыр булдыгыз. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәмегез өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанның Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форумда партнерлык катнашуы кысаларында алынган тәҗрибә KazanForum уздырганда файдалы булды.
Ул ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенең әйдәп баручы үзәкләренең берсе буларак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка гарәп илләреннән инвестицион капитал җәлеп итү өчен платформа булырга мөмкин. Шулай ук республика БГӘ тәҗрибәсен күп юнәлешләр буенча актив куллана, дип өстәде.
Абдулла Әхмәт Әл Салех ассызыклаганча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россия Федерациясе белән ныклы багланышлары, бигрәк тә Татарстан белән җылы мөнәсәбәтләре бар."Безнең җылы мөнәсәбәтләрне без турыдан-туры сезнең шәхесегез һәм активлыгыгызга бәйлибез. Сезнең Әмирлекләргә, безнең мәдәнияткә мөнәсәбәтегез, безне яхшы аңлавыгыз - болар барысы да хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә", - дип ассызыклады Абдулла Әхмәт Әл Салех.
Ул бигрәк тә халыкларның тәңгәллеген саклау буенча эшнең охшашлыгын һәм ислам мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәтен билгеләп үтте.
«Сезнең уңышларга килгәндә, алар безне бик сөендерә, без моны үзебезнең уңышлар кебек кабул итәбез", - диде БГӘ Икътисад һәм туризм министры урынбасары.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез