Газетага язылу

Татарстан Рәисе Дәүләт Советының 17 нче утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышында катнашты.

 Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Көн тәртибенә 35 мәсьәлә керде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Быел Татарстан бюджеты керемнәре – 21,4 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 18 млрд сумга арттырылган. 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР бюджеты турындагы закон проектындагы үзгәрешләрне депутатлар хуплады. "Салым булмаган керемнәр күләмен 667 млн сумга арттырырга тәкъдим ителә. "Кире кайтарылмый торган кертемнәр" бүлеге Федераль бюджеттан 3,4 млрд сумга арттырылды. Үзгәрешләр 56 юнәлешкә кагыла", - дип сөйләде Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзерахманов.

Республика бюджетының чыгым өлешен 21,4 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителде. Шул рәвешле, 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре - 597,8 млрд сум, чыгымнары 615,1 млрд сум булыр дип фаразлана. Кытлык үзгәрми - 17,3 млрд сум. Шулай ук 2026 һәм 2027 елларга бюджет параметрлары да үзгәрми.

Моннан тыш, Татарстанда һөнәрчелек эшчәнлеге субъектлары статусы закон нигезендә беркетеләчәк. Аларга хезмәткәрләре саны биш кешедән артмаган кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр керәчәк. Тиешле закон проектын бүген кабул иттеләр. "Закон проекты һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм махсус салым режимын кулланучы физик затларны һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларына кертү тәртибен һәм һөнәрчелек эшчәнлеге субъектлары реестрын алып бару тәртибен раслау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен беркетә", – диде Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, документны тапшырып.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте карары нигезендә һөнәрчеләрнең хезмәт продукциясен идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалаудан азат итү мөмкинлеге каралган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган продуктлары исемлеген раслау вәкаләте бирелә, дип билгеләп үтте министр.

Ул билгеләп үткәнчә, болар барысы да кече һәм урта эшкуарлыкның һөнәрчелек секторына ярдәм итәргә, Татарстан халыкларының мәдәни үзенчәлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль дәрәҗәдә һөнәрчелек эшчәнлеген билгеләү норматив рәвештә беркетелми, әмма РФ төбәкләре һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген эшләргә һәм расларга хокуклы.

Шулай ук депутатлар «Зеленая Долина» махсус икътисадый зонасы резидентлары транспорт салымы һәм оешмалар табышына салым буенча ташламалар алачак дигән закон проектын хуплады. "Махсус икътисадый зоналарның резидент оешмалары тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның тигез шартларын тәэмин итү максатларында "Зеленая Долина" махсус икътисадый зонасы резидентларына салым ташламаларын җәелдерергә тәкъдим ителә», - диде Татарстан Республикасының икътисад министры.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда салым ташламаларын «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары резидентлары ала. Аерым алганда, алар транспорт чарасы исәпкә куелганнан соң 10 ел дәвамында транспорт салымыннан азат ителгән. Моннан тыш, алар өчен оешмалар табышына салым буенча түбән ставка гамәлдә: 0% – беренче тапкыр табыш алынган салым чорыннан башлап биш ел дәвамында, 5% – алтынчы елдан унынчы елга кадәр, 13,5% – ун ел узгач.

«Зеленая Долина» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона республиканың Зәй районында Россия Хөкүмәте карары белән булдырылды.

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы нотык белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда авыл халкына медицина ярдәме 43 үзәк район хастаханәсе көче белән башкарыла, аларның составында 1663 ФАП эшли. Шул ук вакытта 334 ФАПка капиталь ремонт кирәк. «2026 елда республиканың 16 районында 33 ФАПны 150 млн сумга ремонтлау планлаштырыла», - дип сөйләде министр. Шулай итеп, башлангыч исәпләүләр буенча, ФАПларны реновацияләү программасы 5 ел эчендә тәмамланачак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре